Бәйрәм көннәребез мөбәрәк булсын.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәраәт кичәсенә менә мондый аңлатма бирә: “Бәраәт” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан котылу”, “пакьләнү” дигәнне аңлата.
Ибн Маҗәһнең ышанычлы бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Шәгъбан аеның 15 нче төнендә гыйбадәт кылыгыз, ә аннары көндез ураза тотыгыз. Бу төндә кояш чыкканчыга хәтле Рәхимлеләрнең Рәхимлесе булган Бөек Раббыбыз үтенеп сораучыларны Үзенең рәхмәте белән бүләкли. Ул түбәндәгеләр турында әйткән:
– Гафу сораучылар юкмы? Мин гафу итәм.
– Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? Мин бүләклим.
– Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин дәвалыйм.
– Әгәр теләкләрегез булса – сорагыз. Мин аларны тормышка ашырам”.
Ләкин бөтен төр гөнаһлар да кичерелми икән. Бер хәдистә бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһис-сәлләм янына килеп, мондый сүзләр әйтүе билгеле: "Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхушлектә үткәрүчеләр..."
Бәраәт кичәсенең тарихы
Бәраәт кичәсенең шундый зур көчкә, мәгънәгә ия булуын ислам галимнәре әлеге кичтә Коръәннең тулысынча ләүхел-мәхфуздән (ләүхел-мәхфуз — язмышлар язылган такта) җир күгенә иңдерелүе белән аңлата. Шуннан соң Алаһы Тәгаләнең Изге Китабы Кадер кичәсендә аять-аять булып, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһү галәйһиссәләмнең күңеленә иңдерелә башлаган.
Бу хакта “Духан” сүрәсенең 1-6 нчы аятьләрендә болай дип әйтелгән:
“Хәләл белән хәрамны ап-ачык аңлатучы Китап (Коръән) исеме белән әйтәмен ки: әлбәттә, Без аны мөбарәк бер кичәдә иңдердек. Чынлыкта исә, Без хәбәр биреп, кисәтәбез. Бер әмеребез илә һәр хикмәтле эш шул кичәдә хәл ителер. Чөнки Без, Раббының рәхмәте буларак, пәйгамбәрләр күндерәбез. Аллаһ ишетеп-белеп тора”, — диелгән.
Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең берьеллык язмышлары билгеләнә һәм фәрештәләргә тапшырыла, ягъни бер ел эчендә бөтен мәхлукларның ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга бәйле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм бу ел эчендә вафат булачак кешеләр барысы да шушы кичәдә билгеләнә.
Галимнәр Бәраәт кичәсенең биш хикмәтен аерып күрсәтә
1. Бу мөбарәк кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә.
2. Бу кичәдә кылган гыйбадәт (намаз. Коръән уку, зекер әйтү) аеруча фазыйләтле һәм саваплы була.
3. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр.
4. Бу кичә мәгъфирәт, ягъни ярлыкау кичәседер.
5. Бу кичәдә Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә тулы шәфәгать (яклау) бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендә пәйгамбәребез үзенең өммәте өчен, ягъни безнең өчен Хак Тәгаләдән шәфәгать сораган һәм шунда аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган һәм тагын өчтән бергә арткан. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.
“Бәраәт” сүзе бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе кебек булып чыга. Әгәр дә сез туры юлга басарга ниятлисез, гөнаһлардан котылырга телисез икән, Бәраәт кичәсендә тәүбәгә килеп, иман китереп, гөнаһлардан арынып, яңа тормыш башлый аласыз. Аллаһы Тәгалә - кичерүче, Ул догаларны җавапсыз калдырмый.
Бәраәт кичәсен ничек үткәрергә?
Бәраәт кичәсен ничек үткәрү турында хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: "Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз", - ди.
Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең инстаграм битендә Бәраәт кичен ничек үткәрергә кирәге турында язды: “Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.
Кояш баер алдыннан 40 тапкыр “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” — дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.
Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Ясин” сүрәсен уку бик тә саваплы. Аны 3 тапкыр укыйлар.
Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Дога укыр алдыннан болай дип ният әйтелә: “Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан “Ясин” сүрәсе һәм Бәраәт догасы укыла.
Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә: “Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит”. Һәм тагын икенчегә Ясин һәм Бәраәт догасы укыла.
Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: “Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”. Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла”.
“Бәраәт” догасы
اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”, – дип әйтәсең.
Иң мөһиме - бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. Шуңа күрә үткән елга нәтиҗә ясау, киләсе елны ниятләп кую бик мөһим. Кылган гөнаһларга тәүбә кылырга, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга һәм бүтән бу гөнаһларыбызга кайтмавыбызны, изге юлда булуыбызны Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.